30 ноябрьдә «Логос» педагог-психологлары 8 нче мәктәптә 10нчы сыйныф укучылары белән ВИЧ – инфекция темасына чара үткәрде.
Муниципаль районның Иҗтимагый советы мэриядә торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә кагылышлы “туры элемтә” уздырды. Сәгать кичке биштән алып алтыгача теләге булган һәркем гозер –үтенечләре белән шалтырата алды.
7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәгариф идарәсенең утырышлар залында (Шашин урамы, 22нче йорт) “Бизнес-десант” эшмәкәрлеккә өйрәтү семинары һәм “Ты -предприниматель” тренингы үткәрелә.
Лениногорскида Яңа елга әзерлек башланды - "Юбилейный" паркында шәһәрнең төп чыршысын куя башладылар. Хәзерге вакытта чыршының каркасын җыелар. Аннан бәйрәм мәйданчыгын бизәү башлана.