Лениногорскида "Туры элемтә" узды

2016 елның 2 декабре, җомга

Муниципаль районның Иҗтимагый советы мэриядә торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә кагылышлы “туры элемтә” уздырды.

Сәгать кичке биштән алып алтыгача   теләге булган һәркем гозер –үтенечләре белән шалтырата алды.

Бу көнне “туры элемтә” гә утызга якын кеше шалтыратып борчыган соравын җиткерде. Рәхмәт әйтергә теләүчеләр дә шактый иде.

Ә инде халыкның иң борчыган сорау булып ОДН проблемасы торды.

Шулай ук шәһәрдәшләребезне баганаларда утлар янмавы, йорт каршыларында юкә агачының фатирларындагы яктылыкны каплавы, кайбер йортларда эскәмияләр, тротуарлар булмавы кебек сораулар белән дә мөрәҗәгать итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International