Лениногорск мэриясендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Аның эшендә депутатлар, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Лениногорск муниципаль районында кешеләр күпләп була торган урыннарга кертелгән объектларның торышы, террорчылыкка каршы яклану турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов чыгыш ясады. Аннан соң Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Юлия Низамова ведомство буйсынуындагы объектларның террорчылыкка каршы якланганлыгы турында сөйләделәр.

Сессия эше кысаларында «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины»исемен бирү мәсьәләсе каралды. Депутатлар Зәй-Каратай авыл җирлеге депутаты Миләүшә Идиятованың социаль һәм милли мәсьәләләр, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссия рәисе урынбасары чыгышын тыңлаганнан соң, «Лениногорск муниципаль районы һәм шәһәре Мактаулы гражданины» исемен бирү өчен бертавыштан «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ директоры Щербаков Александр Михайловичка һәм «ЛениногорскРемСервис»ҖЧҖ пенсионеры Рахимов Виктор Мирзаҗан улына тавыш бирделәр.

Шулай ук Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Уставларына үзгәрешләр кертү, участок сайлау комиссияләре әгъзаларын билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү, сайлау участокларының участок комиссияләре составлары резервына керү, Лениногорск шәһәр Советының «Җир салымы турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International