Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 2021 елгы Сабантуйга әзерлек буенча күчмә киңәшмә үткәрде

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Сабантуй-2021» халык бәйрәменә әзерлек буенча күчмә оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Үзәк мәйданга «Сабантуй» бәйрәменә әзерлек һәм аны оештыру буенча эшче төркем әгъзалары, шулай ук ел саен аны әзерләүдә актив катнашучы предприятие һәм оешма вәкилләре килде.

Җыелучылар эш фронтын карадылар. Аннары район башлыгы Рәгать Хөсәенов милли бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча элегрәк расланган чараларның үтәлешен анализлады. Шулай ук мәйдан территориясен бизәү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын формалаштыру мәсьәләләре каралды.

«Сабантуй-2021» район-шәһәр бәйрәме 12 июньдә, «Сабантуй-2021» авыл торак пунктларында 13 июньдә узачак.

Быел ул бөтен Россиядән мәртәбәле кунаклар килүе белән аеруча ачык һәм масштаблы узар дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International