Шторм кисәтүе турында

2021 елның 14 мае, җомга

2021 елның 14 маенда 1-3 сәгатьтә, 15-17 май көннәрендә көндезге сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы +34 +35˚ градус булырга мөмкин. 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

1. Йортта салкынча һава температурасын сакларга тырышырга кирәк.  Күп сыеклык эчәргә кирәк.

2. Эссе вакытта урамда озак булмаска тырышыгыз. . Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмагыз. Күбрәк күләгәдә булыгыз. Автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Җитәрлек дәрәҗәдә сыеклык эчегез. Салкынча душ керегез.  Урамга чыкканда, киң колаклы эшләпә яки кепка, кояштан саклаучы күзлек киегез. 

4. Әгәр танышларыгызның берсенә аномаль эсселек аркасында сәламәтлегенә  куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләргә тәүлегенә кимендә бер тапкыр килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. 

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International