Лениногорск политехник колледжы базасында "Транснефть – Прикамье" АҖ хезмәткәрләренең һөнәри осталык смотр-конкурсы узды

2021 елның 14 мае, җомга

2021 елның 12 һәм 13 маенда Лениногорск политехник колледжы базасында «Транснефть-Прикамье" АҖнең һөнәри осталык конкурсы үтте. 

Конкурста «Транснефть – Прикамье» АҖнең биш филиалы катнашты. Конкурс түбәндәге этаплардан торды: смотр-конкурсның тантаналы ачылышы, конкурста катнашучыларның җирәбәсе, катнашучыларның әзерлеген тикшерү, конкурсның теоретик өлешен үткәрү, конкурсның гамәли өлешен үткәрү, җиңүчеләрне бүләкләү һәм конкурсны тантаналы ябу.

Катнашучыларны 17 кешедән  конкурс комиссиясе бәяләде. «НППСның иң яхшы операторы» конкурсы нәтиҗәләре буенча Ромашкино РРНУ хезмәткәре иң яхшысы булып танылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International