Кабат алдарлар тозагына эләккәннәр

2021 елның 14 мае, җомга

Баулы шәһәрендә яшәүче 54 яшьлек ир Лениногорскида  45 яшьлек хатын белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә мөрәҗәгать иттеләр. Алар полицейскийларга тракторны бушлай игъланнар сайты аша сатып алырга омтылып, акчаларыннан колак кагулары турында хәбәр итәләр. 

Мөрәҗәгать итүчеләр сөйләвеннән күренгәнчә, ир-ат трактор сату турында белдерү тапкан, сатучы белән кызыксынган. Техник үзенчәлекләре турында сөйләшеп, тракторның тулы бәясен түли. Шуннан соң сатучы белән элемтә өзелә. Зыян 280 мең сумга якын тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарга игътибарлы булырга киңәш итә.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International