Планетаны ничек итеп пластиктан коткарырга?

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Пластик безнең зәңгәр планетабызның барлык почмакларын агулый.  Чүплеккә яки әйләнә-тирә мохиткә эләккән пластик табигый рәвештә таркалмый,ул вак кисәкләргә тарала һәм гаять зур территорияләрне пычрата. БМО экологлары мәгълүматларына караганда, ел саен океанга 13 миллион тоннага якын пластик калдык эләгә, һәм, әгәр дә без бу агымның чыганагын туктатмыйбыз икән, вәзгыять безнең планета өчен начар нәтиҗәләргә китеререгә мөмкин.

Халыкара кулланучылар оешмасы (CI) 2021 елда ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы итеп «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») дигән теманы сайлады.

Табигатьне пластик калдыклар белән пычранудан икенчел эшкәртү ярдәмендә сакларга була. Нәтиҗәдә, полиэтилен калдыклары янә яңа эшләнмәләр җитештерү өчен кулланыла. Шул ук вакытта эшкәртелгән пластикның үзлекләре беренчелдән калышмый. Икенчел эшкәртү әйләнә-тирә мохитне тискәре йогынтыдан сакларга һәм чүплектәге чүп-чар санын киметергә ярдәм итә.

Пластик калдыкларны аерым җыю нигезендә махсус контейнерларга тапшырырга мөмкин, әгәр сездә пластиктан җитәрлек күләмдә әйберләр җыелса, аларны төрләргә бүлеп, кабул итү пунктына тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International