Лениногорск шәһәре прокуратурасы аңлата: пилотсыз очу аппараты хуҗасының җаваплылыгы

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Төбәк законнары нигезендә 2022 елның 25 ноябреннән Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 757 номерлы Указы белән кертелгән режим (база әзерлеге дәрәҗәсе) алынганчы, республика территориясендә пилотсыз һава суднолары очу тыелган.

Бу тыюны бозган очракта хокук бозучының категориясенә карап зур штрафлар каралган.

Закон буенча пилотсыз очу аппаратын (БПЛА) режим вакытында (база әзерлеге дәрәҗәсендә) куллану гражданнар өчен 1 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр кисәтүгә яки штрафка китерергә мөмкин.

Әлеге хокук бозуны кабат эшләгәндә гражданнар өчен штрафлар 5 мең сум, вазифаи затлар өчен - 50 мең сумга кадәр, ә оешмалар өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин (Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.21 маддәсе).

Бу тыю дәүләт хакимияте органнары һәм аларга караган оешмалар, җирле үзидарә органнары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм аларга караган оешмалар, җирле үзидарә органнары белән килешү буенча башка оешмалар һәм физик затлар тарафыннан закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә кулланыла торган БПЛАларга кагылмый.

БПЛА очу тыюын бозу белән бәйле административ хокук бозулар турында беркетмәләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вазыйфаи затлары төзи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International