Полицейскийларның беренче бурычы-җәмәгать урыннарында битлек кию буенча аңлату-профилактик чаралар үткәрү һәм закон бозучыларны җаваплылыкка тарту.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Лениногорскилыларның күбесе әлеге чараларны аңлап эш итәләр. Әмма җәмәгать транспортында битлексез йөрүләрен дәвам итүчеләр дә бар. Аларга карата полиция хезмәткәрләре административ беркетмәләр төзи.
Сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында, спорт учреждениеләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында битлекләрсез йөргән өчен җаваплылык РФ КоАП 20.6.1 статьясы белән каралган.
Исегезгә төшерәбез, битлек режимын бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затка-10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.
Полиция хезмәткәрләре белән рейд чаралары санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен даими рәвештә үткәреләчәк.