Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы О.Лямова тарафыннан "Мин стресс белән идарә итәм" дигән тренинг уздырылган. Дәрес Zoom мобиль кушымтасы аша узды. Чараның максаты-стресс хәлләрендә позитив һәм конструктив фикерләү күнекмәләрен үзләштерү һәм шәхси стресска каршы торучанлыкны үстерү нигезендә социаль-актив тормыш позициясен формалаштыру.
Әлеге чарада 6 балигъ булмаган бала катнашты. Тренинг барышында балаларга стрессны кисәтү алымнары аңлатылды (даими ял, тулы йокы, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү). Нәтиҗәдә, тренингта катнашучылар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга һәм психологик һәм физик яктан буталуларны бетерергә өйрәнүнең ни өчен шулай мөһим икәнлеген аңладылар.