Октябрьнең һәр дүртенче пәнҗешәмбесендә Россиядә кәгазьсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне предприятиеләр һәм оешмалар кәгазьнең рациональ булмаган чыгымын киметү буенча шәхси тәҗрибә белән уртаклашу һәм үз акцияләрен үткәрү өчен берләшәләр.
Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында уку елы дәвамында макулатура җыю буенча экологик акцияләр үткәрелә. "Макулатура тапшыр-агачны коткар!» , "Кәгазьгә-икенче тормыш!» әлеге чараларның төп максаты-әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә балаларның актив тормыш позициясен формалаштыру.
Акцияләр конкурс ярышлары формасында үткәрелә. Анда зур энтузиазм белән иске газета-журналлар, китаплар, катыргы төргәкләр алып килгән ата-аналар, укучылар катнаша.