Җылыту сезоны вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Мич белән җылытыла торган йортларда һәм мунчаларда барлык янгыннарның 50% ы мич, торбаларның төзек булмавы аркасында килеп чыга.  

Бәла булмасын өчен, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне, котельныйларны, җылылык генераторларын һәм калорифер җайланмаларын, башка җылыту приборларын һәм системаларын тикшерергә кирәк. Төзек булмаган мичләрне һәм башка җылыту приборларын файдаланмагыз - бу фаҗигаләргә китерергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International