Лениногорскиның яшь әниләре яңа һөнәр үзләштерәләр

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Лениногорскида өч яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган 70тән артык хатын-кыз белем алды.

Укулар «Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

Курслар «1С: Предприятие», «Чәчтараш», «Персонал буенча Менеджер», «Хисапчы», «Автомобиль йөртүче»белгечлекләре буенча оештырылды.

Төзелгән контрактлар кысаларында хатын-кызлар имтиханнарны уңышлы тапшырдылар һәм һөнәри белем алу турында таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International