Лениногорск хатын-кызларына балаларны тәрбияләү белән бергә эшләү мөмкинлеге турында сөйлиләр

2020 елның 16 октябре, җомга

«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү максатыннан, 2020 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зилә Садыкова 3 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати очрашу үткәрде. Чараның максаты хатын-кызларга балалар тәрбияләү белән шөгыльләнү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашуда 2 кеше катнашты. Әлеге очрашу катнашучыларга аларның кайсы өлкәдә эшли алуларын ачыкларга ярдәм итте, мәшгульлек үзәге хезмәтенә нинди документлар бирергә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International