Шәхси цифрлы сертификатларны Россиянең 48 төбәгендә яшәүчеләр алачак

2020 елның 16 октябре, җомга

2020 елда программалаштыру, цифрлы маркетинг, зур мәгълүматлар, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле бушлай белем ала алачак. Дәүләттән персональ санлы сертификатларны бирү 15 октябрьдә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Санлы икътисад өчен кадрлар»федераль проекты кысаларында старт алды.

Сертификатка гаризаны РФ цифрлы сертификат сайтында бирергә мөмкин.Аныпенсия яшенә җитмәгән, югары яки урта һөнәри белемле Россиянең балигъ булмаган гражданнары алырга мөмкин. Шәхси цифрлы сертификатларга ия булучылар шулай ук «Санлы икътисад»коммерцияле булмаган автоном оешмасының эш төркеме тарафыннан хупланган субъектта даими яки вакытлыча теркәүгә ия булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International