Лаеклы бүләкләр

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәр судында тантаналы шартларда суд аппараты хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов судья ярдәмчесе Ольга Манакова һәм суд секретаре Эльмира Хәеровага суд хакимияте органнарында озак еллар намуслы хезмәте һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатларын тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәр суды рәисе урынбасары Илнар Нуриәхмәтов бүләкләнүчеләрне Мактау грамоталары белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International