Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Аның эшендә шәһәр һәм район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
«Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 31 октябрендә кабул ителгән 63 нче номерлы "Вакытлы керемгә бердәм салым турындагы карарын гамәлдән чыгару турында» гы беренче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады.
Шулай ук Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады.
Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Резедә Солтанова Лениногорск муниципаль районы милкеннән мөлкәтне Лениногорск районы авыл җирлекләре милкенә тапшыру, Әфганстандагы сугыш һәм Хәрби җәрәхәт инвалидларының иҗтимагый оешмасы милкенә түләүсез файдалану турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы составын раслау турында"гы мәсьәлә буенча "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юлия Низамова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатларның беренче утырышы 2020 елның 16 октябрендә узачак. Яшьләр парламентына 20 кеше тәкъдим ителде.
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова «Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында» доклад белән чыгыш ясады.
Соңыннан район Башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү тантанасын үткәрде. "Яшь буынны мәгариф һәм тәрбияләү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен" педагогик хезмәт ветераны, «КНИТУ-КАИ" ЛФ директоры, Лениногорск шәһәр Советы депутаты Рәсим Шәмсетдинов бүләкләнде.
Сессиядә тагын берничә мөһим мәсьәлә каралды, барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.