Коры үлән янып китәргә мөмкин

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

2020 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы, Лениногорск муниципаль районы, Иске Писмән авылы, Колотовка урамы, 24 нче йорт территориясендә коры үлән үсентесе янды. Коры һәм җилле һава аркасында ялкын урман алдына таралды. Яну мәйданы 2 гектар тәшкил итте. Янгын сүндерүчеләрнең тиз реакциясе нәтиҗәсендә ут тиз арада юк ителде,  урман территориясенә ялкын таралуга юл куелмады. 

Янгынның сәбәбе-ботакларны һәм яфракларны яндырганда саклык булмау. Гаепле зат штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Хөрмәтле лениногорскилылар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, РФ законнары нигезендә, гражданнар РФ КоАП 20.4 ст.1 ө. һәм РФ КоАП 20.4 ст. 6 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International