"Исток-Башлангыч» белгечләре күп балалы гаиләләр өчен социаль контракт төзү шартлары турында хәбәр итәләр

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү максатыннан,  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре 4 баласы булган күп балалы гаиләләр өчен социаль контрактны рәсмиләштерү шартлары турында мәгълүмат бирә.

Авыр тормыш хәлендә калган барлык кешеләр дә дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләр турында белми. Социаль контракт-ул социаль ярдәм чараларының берсе, ул вакытлыча кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.

2020 елда үзгәрешләр кертелде, алар ярдәмендә социаль контракт чараларын куллану мөмкинлекләре киңәйтелде. Хәзер 4 баласы булган аз керемле гаиләләргә социаль контракт төзү һәм агымдагы проблемаларны хәл итүгә, әйтик, балалар өчен кием, аяк киеме һәм мәктәп товарлары сатып алуга юнәлдереләчәк чараларны кертү мөмкинлеге бар. Белгечләр күп балалы гаиләләргә акчаның социаль контракт буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле чараларга гына кулланылырга тиешлеген аңлаталар. Социаль контракт буенча алынган акчалардан максатчан файдалануны раслап, товар һәм касса чеклары бирелергә тиеш. Шулай ук гражданнар социаль контракт шартларын үтәмәгәндә нәтиҗәләр дә аңлатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International