Лениногорск китапханәчеләре «Көзге фишка – балаларга китаплар укы» акциясен үткәрделәр

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

13 октябрь көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре М. Горький исемендәге паркта «Көзге фишка – балаларга китаплар укы»акциясе үткәрде. Балаларны  язучылар иҗаты белән таныштырдылар,  викторина үткәрделәр, «10 иң яхшы балалар китабы», «балалар өчен чит ил китаплары» китап исемлекләре тараттылар.

Шулай ук барлык уку сөючеләрне буккроссинг көтә иде. Балалар китаплар һәм яхшы кәеф белән киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International