2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2020 елның 16 октябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак:
"Торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре: торак законнарындагы үзгәрешләр" семинары
Әлеге дәреснең максаты булып түбәндәгеләр тора: торак милекчеләре яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яллаучы балаларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) юридик һәм көнкүреш грамоталылыгын күтәрү, шулай ук идарәче компанияләр белән ышанычлы аралашуга өйрәтү
ТКХ хезмәтләре күрсәтүче оешмалар белән эшләү
Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк). Билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк, ул соңрак җибәреләчәк.
Шулай ук хәбәр итәбез, сез, соравыгызны алданрак Adelina.Galiullina@tatar.ru электрн адресы буенча җибәрә аласыз.