Лениногорск шәһәре прокуратурасы вәкиле Лениногорск нефть техникумы студентлары алдында лекция белән чыгыш ясады

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

2020 елның 7 октябрендә Лениногорск шәһәре прокуроры ярдәмчесе Яков Власов Лениногорск нефть техникумының 3 нче курс студентлары алдында «Экстремизмда катнашкан өчен җаваплылык, нацист символларын һәм охшаш атрибутиканы куллану»темасына лекция белән чыгыш ясады.

Үз чыгышында Яков Власов экстремизмның, террорчылык эшчәнлегенең нәрсә икәнлеге турында сөйләде, экстремистик һәм террористик характердагы җинаятьләр кылган өчен  җинаять җаваплылыгы турында аңлатты.

Очрашу ахырында прокуратура вәкиле студентларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International