Балачак унъеллыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина "Zoom" кушымтасы ярдәмендә "Балалар бүген – ул иртәгә дөнья!» чарасын ъткщрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагында булган 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Әлеге чараның максаты җәмгыятьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Үткәрелгән чара барышында катнашучыларга цифрлы пространствога, компьютер технологияләренең уңай һәм тискәре якларына, Интернет челтәрендә куркынычсыз эш алымнары турында презентация күрсәтелде.
Катнашучылар үзләре өчен интернетта уку, ял итү яки дуслар белән аралашу өчен бик яхшы һәм файдалы чара булырга мөмкин дигән нәтиҗә ясадылар. Тик реаль дөнья кебек үк, челтәр дә куркыныч булырга мөмкин!