Узган шимбәдә "Яшьлек" паркы территориясендә "Милләтләр кроссы" узды.
Җылы кояшлы көзге көн һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Йөгерүчеләр дә яхшы кәефтән көнне башлады.
Ул көнне 100ләп лениногорскилы йөгерү дистанциясендә катнашты.
Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде.