Бүген хакимият бинасында ТР берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган түләүләр буенча бурычларны киметү буенча чараларны тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта Лениногорск районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов, салым, пенсия фонды вәкилләре, суд приставлары, икътисад бүлеге, юридик бүлек белгечләре катнашты.
Комиссиядә салым бурычлары булган шәхси эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, физик затлар тыңланды. Гөлназ Иванова билгеләп үткәнчә,район бюджетын формалаштыруның төп чыганакларыннан берсе-физик затлар кеременә салым, салым керемнәре белән беррәттән, салым булмаган керемнәр дә.
Финанс-бюджет палатасы салым инспекциясе белән берлектә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларга атна саен мониторинг үткәрә.