Шәһәр һәм район халкы, барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр, оешмалар игътибарына!
2020 елның 10 октябрендә шәһәрдә һәм районда урамнарны һәм тротуарларны, паркларны һәм скверларны чүп-чардан чистарту буенча гомумрайон экологик өмәсе үткәреләчәк.
Лениногорск районы хакимияте һәр кешене өмәдә актив катнашырга чакыра! Чара санитар-эпидемиологик хәлнең барлык таләпләрен үтәп үткәреләчәк