7 октябрьдә Лениногорск мәгариф идарәсе залында яшь педагоглар советы утырышы узды. Совет рәисе Ирина Сальникова узган уку елындагы эш турында хисап белән чыгыш ясады һәм агымдагы елга план проектын тәкъдим итте. Эш планы барлык катнашучыларны нәтиҗәле хезмәттәшлеккә юнәлдерде. Спорт ярышлары, методик һәм иҗади конкурслар, акцияләр – болар барысы да яшь педагоглар коллективын берләштерүгә ярдәм итә.
Утырыш барышында Совет Президиумы составын ротацияләү узды. Президиум составына 2 нче урта мәктәп укытучысы Ирина Сальникова, 13 нче урта мәктәп укытучысы Алисә Сергеева, 10 нчы мәктәп укытучысы Юлия Ефремова, 10 нчы мәктәп укытучысы Лилия Галимова, 11 нче гимназия укытучысы Егор Жупиков, 8 нче мәктәп укытучысы Егор Жупиков, 6 нчы мәктәп укытучысы Георгий Горбачев, 2 нче мәктәп укытучысы Максим Журавлев, 5 нче мәктәп укытучысы Алия Мөхәммәдиева, 5 нче мәктәп тәрбиячесе Алсу Султанова, 9 нчы мәктәп тәрбиячесе Елена Филимонова, 17 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Ермишова, 20 нче мәктәп-Анжела Хөснуллина, 4 нче мәктәп укытучысы, Олег Копылов, 5 нче мәктәп укытучысы, Алинә Сәйфиева, 11 нче гимназия укытучысы, Алинә Низамова, 5 нче мәктәп укытучысы, Равилә Хәмзина, 11 нче гимназия укытучысы.
Профсоюз оешмасы яшь педагоглар советының барлык башлангычларын да актив хуплый. Профсоюз оешмасы һәм яшь педагоглар советының уртак эше профсоюз әгъзаларының мотивация дәрәҗәсен арттыра. Яшьләр белән эш алып баручы мәгариф идарәсе методисты Элиза Әхмәдиева Татарстанның яшь педагоглар советы Президиумы составына кандидат итеп тәкъдим ителде.