Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Виталий Слободинның 2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары турындагы доклады, шулай ук исерек хәлдәге йөртүчеләр һәм идарә хокукыннан мәхрүм ителгән затлар катнашында авариянең торышы турындагы доклад белән таныштылар.
«Татнефтедор» ААҖнең ЛФ БУАД башлыгы Айдар Мөдәрисов һәм «БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров Лениногорск районы территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын карап тотуны тәэмин итү буенча юл хуҗалыгы тармагын оештыруның әзерлеге турында сөйләде.
"Яктылык кайтаргычь-юл хәрәкәтендә катнашучы өчен алыштыргысыз әйбер» бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ Лениногорск бүлекчәсе начальнигы Зөлфия Рахманова хәбәр итте.
Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты баш белгече Елена Ненад ТР Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» гы 2014 елның 6 декабрендәге 1115 номерлы Указы һәм ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»гы 1167 номерлы карарының үтәлеше турында сөйләде.
Докладчылар тарафыннан җиткерелгән мәгълүматны игътибарга алдылар, барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова комиссия утырышы барышында ачыкланган җитешсезлекләрне төзәтү өчен бер атна вакыт бирде.