Салым түләүче-физик затлар өчен транспорт салымын, җир салымын, физик затлар милкенә салымны һәм НДФЛны (салым агенты НДФЛ суммасын тотып калмаган кайбер керемнәрне) ел саен исәпләү бурычы салым органнарына йөкләнде (РФ Салым кодексының 52 ст.).
Шуңа бәйле рәвештә, салым органнары алда санап үтелгән салымнар буенча түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча салым түләүчеләргә-физик затларга салым түләү өчен салым белдерүләрен җибәрә.
Салым белдерү формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 2016 елның 7 сентябрендәге ММВ-7-11/477 боерыгы белән расланган (үзгәрешләр белән).
Физик затлар тарафыннан үзләренә караган күчемсез милек объектларына һәм транспорт чараларына карата түләнергә тиешле салымнар, салым белдерү кәгазе җибәрүнең календарь елы алдыннан өч салым чоры эчендә исәпләнә.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.