Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, авыл җирлекләре үз продукцияләрен бүген шәһәрнең үзәк мәйданында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә яңа гына авыл хуҗалыгы продуктлары, ашлык, бал, ит, яшелчә һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Сатып алучыларның күбесе ит һәм сөт продукциясе киштәләре янында иде.