Бу бәйрәм көнендә 7 нче ТОС А.Федорова һәм 11 нче ТОС Р. Куряшева белән бергә үзәк белгечләре-О. Ященко, А. Антипова, Д. Мортазина өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Чаралар үткәргәндә белгечләр күңелле викторина һәм конкурслар үткәрделәр, ә «Логос» үзәге волонтерлары музыкаль чаралар: биюләр, җырлар, шигырьләр әзерләделәр. Чарада пенсионерлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм яшьләр белән үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Пенсионер Гөлсинә Зыянгирова үзенең иҗади эшләрен (бисер белән чигү) тәкъдим итте. Чара ТОС хезмәткәрләре оештырган чәй өстәле артында тәмамланды.
Чара ахырында барлык оештыручылар изге теләкләрен җиткерделәр, бәхет, сәламәтлек, озын гомер. Шул ук көнне волонтерлар шәһәр мәйданында өлкәннәргә котлау сүзләре язылган буклетлар тараттылар.