Мәдәният сараеның агитбригадасы картлар һәм инвалидлар йортында концерт куйды.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Мәдәният сарае артистлары әлеге йортта яшәүчеләргә ял концерты тәкъдим итте. Геннадий Садовников җитәкчелегендәге агитбрида концертын олылар бик ошатты, үзләре дә кушылып биеде, җырлады.
Картлар йорты җитәкчелеге артистларга рәхмәтен белдерде.