Муниципалитетның эш атнасы йомгаклары

2020 елның 2 октябре, җомга

Дүшәмбе көнне, 28 сентябрьдә, «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов атнага 5 төп бурыч куйды.

Бүген муниципалитетның эш атнасына йомгак ясыйбыз:

1. Лениногорск районында Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек башланды. Безнең "алтын фонд " - ул 26 меңнән артык өлкән буын кешесе, шуларның 8 меңгә якыны - 70 яшьтән өлкәнрәкләр. Бу көннәрдә алар өчен хезмәт коллективларында бәйрәм бүләкләре тапшыру, үзешчән сәнгать концертлары белән очрашулар үткәрелә, яшәү урыны буенча тантаналы чаралар оештырыла. 1 октябрь көнне мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды, бәйрәм кунакларын Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

2. Бу атнада капиталь ремонттан соң М.Х. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Мәктәп балалары, ата-аналар һәм педагогик коллектив өчен шатлыклы вакыйга булды. Сәнгать мәктәбендә ремонт "Мәдәният"милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

3. Коронавирус йогышы таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде. Район халкын сәламәтлекләренә җитдирәк карауларын сорыйбыз: битлек режимын сакларга һәм җәмәгать урыннарында 1,5 метр социаль дистанцияне сакларга кирәклеген онытмагыз 

4. Районда халык арасында янгыннарны кисәтү буенча актив эш алып барыла. Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте белгечләре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча янгын сүндерү һәм янгынга каршы хезмәт инспекторлары социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә эшлиләр, халыкка автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеге турында, шулай ук янгынга каршы хәл турында мәгълүмат җиткерәләр

5. Агымдагы атнада «Благстройдорхоз» АҖ көче белән план режимында урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту, коры-сарыдан җыештыру эшләре башкарылды. Шулай ук яшел үсентеләрне, коры-сары һәм авария хәлендәге агачларны дефектацияләү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International