Лениногорскида М. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе яңа уку елын капиталь ремонт үткәрелгән бинада башлады.
Мәктәптә яңа уку елы башлануын барысы да түземсезләнеп көткән: балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар. Сәнгать мәктәбе тышкы яктан ук ачык, якты төсләр белән аерылып тора.
Балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелгән. Түбәсе тузып, су үтеп, үзәкләренә үткән булган инде. Шунлыктан түбә ясалганга шатланып туя алмыйлар.
13 ел биредә директор вазифасын башкарган Эльмира Галләмова әйтүенчә, сәнгать мәктәбе яңа төсмер алды.
- Шәһәрдә мондый бина башка юк та әле. Бина бик зур, шунлыктан әле монда эшлисе эшләр бик күп калды. Финанс ярдәме тагын булыр, дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә биредә 700дән артык бала шөгыльләнә. Алар өчен барлык уңайлыклар да тудырылып бетерелсә яхшы булыр иде. Сәнгать мәктәбенең 45 еллыгына зур бүләк булыр иде, - ди ул.