Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү

2020 елның 2 октябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүе.

2020 елның 3-10 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 сыйныф) көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Янгынның төп билгеләре: төтен исе, томан, кошлар, хайваннар, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы, аларның бер якка күчүе.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларын яфраклы агач ботаклары белән күмеп, янгын кырыйларын көпшәк грунт белән һәм җир полосалары, ут хәрәкәте юлында киң канаулар белән ташлап, янгын сүндерергә мөмкин.

Әгәр ут торак пунктка якынлашса нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның перпендикуляр таралуына юнәлештә чыгарырга  кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буенда, кайчагында су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борын төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвечен, сөлге, киемнең бер өлешен ябарга кирәк. Үзегез белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләрне алырга. 

Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International