Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2020 елның 3 октябрендә 2020 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозлардан качарга кирәк. Туктату кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына игътибар итәргә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.