Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече учетта торучы балигъ булмаганнар арасыннан тимурчылар отряды балалары белән бергә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәне янына бардылар һәм аңа көнкүреш ярдәме күрсәттеләр.
Григорьева Мария Ивановна 1930 елда туа. Сугыш елларында ул Башкортстанның Күгәрчен районы Максют авылында яши. Әти фронтта үлгән, Мария Ивановнага, гаиләгә ярдәм итү өчен, өлкән апалары белән беррәттән, кечкенәдән эшләргә туры килә. Ул чордагы барлык балалар кебек үк, ул бик иртә эшкә керешә. Колхозда чәчүче булып эшли, урып-җыюда булыша. Сугыштан соң ул бакчага җыештыручы булып эшкә урнаша, анда пенсиягә кадәр эшли.