Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта наркотикларга каршы комиссия әгъзалары, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, прокурор ярдәмчесе Рушан Бикбов, Лениногорск шәһәре имам-мөхтәсибе, Изге Троица мәхәлләсе настоятеле, милли-мәдәни диаспоралар җитәкчеләре катнашты.

Беренче мәсьәлә-2020 елның 8 аенда Лениногорск муниципаль районы территориясендә наркотик, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге начальнигы Рамил Раупов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елның 8 аенда бүлек тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 60 җинаять теркәлгән, 39 җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән.

Шулай ук бүлекнең шәхси составы наркотикларга каршы операцияләр һәм «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит», «Мәк»акцияләре үткәрүдә катнашкан.

Комиссия секретаре Елена Ненад катнашучыларны агымдагы елның 8 аенда ТР Лениногорск муниципаль районында наркоманияне профилактикалау буенча ведомствоара эш планының үтәлеше белән таныштырды.

Киләсе мәсьәлә-массакүләм мәгълүмат чараларының психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә һәм наркотик кулланучыларны комплекслы тернәкләндерү һәм ресоциализацияләү системасын булдыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру эшчәнлеге турында. «Татмедиа» АҖнең «Лениногорск-информ» филиалы директоры Әнисә Мельникова сөйләде.

4 мәсьәлә буенча дини конфессияләр вәкилләре, «Халыкны гигиеник укыту үзәге " АКБОның социаль хезмәткәре чыгыш ясады. 

Утырышка йомгак ясап, Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы территориясендә наркоманияне кисәтү буенча эшне көчәйтү, яшь буынны наркотиклаштыруга каршы көрәшнең тагын да нәтиҗәлерәк чаралары табу һәм аңа каршы көрәшне камилләштерү кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International