Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сәламәт Россия - Гомуми эш» проектын гамәлгә ашыра

2020 елның 25 сентябре, җомга

«Сәламәт Россия - Гомуми эш» проектын гамәлгә ашыру кысасында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы Оксана Лямова  чара үткәрде. Әлеге чара кысаларында “Познавалов командасы» исемле мультфильм карадылар.  Чара балигъ булмаганнарда тәмәке тартуны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде, Zoom мобиль кушымтасын кулланып узды.

Мультфильм карау балаларга тәмәке тарту зыяны турында уйланырга, һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International