Бүген, 21 сентябрьдә, Лениногорск муниципаль районында җылыту сезоны башланды. Әлеге карарга муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе З.Г. Михайлова кул куйды.
Беренче чиратта балалар бакчаларына, мәгариф һәм медицина учреждениеләренә, ә алга таба күп фатирлы барлык йортларга да җылы биреләчәк.
Җылылык җибәрүне атна дәвамында төгәлләргә планлаштыралар.
Хөрмәтле лениногорскилылар, сезне игътибарлы булырга һәм фатирларны су бастыруга юл куймавыгызны сорыйбыз.