Лениногорскида "тавышлы" шоу узды

2020 елның 20 сентябре, якшәмбе

19 сентябрьдә ДОСААФ мәйданчыгында автозавук буенча төбәкара ярышлар узды, аларда республика районнарыннан 70тән артык автомобильче катнашты. ⠀

Автомобильләр  динамикаларга карап, 8 класска бүленде.⠀

Тирән һәм чиста яңгыраш яратучылар машинада иң көчле акустикаларның кемдә булуын ачыклады. Төп максат-көндәшләргә караганда күбрәк децибел бирү. Үлчәүләр махсус сизгер приборлар ярдәмендә үткәрелде.⠀

Шулай ук тамашачылар арасында лотерея һәм төрле конкурслар үткәрелде. ⠀

Алга таба һәр номинация буенча йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар тапшырылды. ⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International