Лениногорскиның яшь әниләренә балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2020 елның 20 сентябре, якшәмбе

«Демография» милли проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк өлешен тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халык белән мәгълүмати эш алып барыла.

Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече татарстанлыларга 2020 нче елдан балалар туганда гаиләләргә кертелгән яңа түләүләр турында хәбәр итте. Әлеге чарада сигез яшь әни катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Лениногорск районында «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International