16 сентябрь көнне 18 сәгать 04 минутта ГЛОНАСС+112 системасы буенча янгын сүндерү частенә районнның Яңа Чыршылы авылында, Центральная урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, йортның тәрәзәләреннән куе төтен чыгуы күзәтелә, өйгә керү ишеге ачык була. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне каршы ала, алар әйтүенчә, өй эчендә кеше калган. Янгын-коткару хезмәте ишек аша кухняга үтеп керә һәм өй эченнән бик нык янган үле гәүдәне алып чыгалар.
Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китерә.
Янгынның беренчел фаразы – тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.
17 сентябрь көнне 66нчы янгын сүндерү частенә шаһитләрдән Лениногорскида Овражная урамындагы янгын турында хәбәр керә.
Янгын булган урынга 11 хезмәткәр составында ике бүлекчә килә.
Тәрәзә аша бик нык төтен чыга торган булган, өйгә керү ишеге бикле була.