Лениногорск гаиләсе шәҗәрәләр бәйрәмендә "Без тарихта эзлебез" конкурсының зональ этабында катнашты

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Нигъмәтуллиннар-Фәрхетдиновлар гаиләсе шәҗәрәләр бәйрәменең зональ этабында катнашып кайтты.

Татарстан районнарында “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр конкурсының зональ этаплары бара. Әлмәттә узган зональ этапка Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан гаиләләр җыелды. Һәр гаилә үзенең традицияләре, иҗади сәләтләре белән бай. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гадәте була. Туган як тарихында якты эз калдырган гаиләләр дә бар. Әнә шундый җылы тойгыларны үз эченә алган бу “Тарихта без эзлебез” конкурсы.

Лениногорск районын Нигъмәтуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Анда Рәмзия-Булат гаиләсе һәм Венера Нигъмәтуллина улы Таһир белән катнашты. Конкурс шартлары буенча гаилә ризыгын, милли ризыкны тәкъдим итәргә, “Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем” визит карточкасын күрсәтергә, биредә концерт номеры тәкъдим итәргә тиешләр иде. Билгеле, шәҗәрәне дә тәкъдим итәргә кирәк була.

Нигъмәтуллиннар гаиләсе өстәлдә бик күп төрле милли ризыклар тәкъдим итә. Шулай ук бакчаларында үстергән яшелчәләрне куялар. Венера ханым үзе гел пешеренеп тора. Шулай ук Рәмзия ханым да кул эшенә, пешеренүгә оста. Өстәлләре бик мулдан булган.

Әлеге гаиләдә 4 яшьлек Таһир – кечкенә артист инде. Ул  сәхнәдә чыгыш ясап, күбесендә соклану уяткан.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/leninogorsk-gailse-shrlr-byrmend-bez-tarikhta-ezlebez-konkursyny-zonal-etabynda-katnashty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International