«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 11 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация үткәрә.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кайнар линия телефоннары аша алырга мөмкин: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге: 8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Лениногорск районындагы филиалы - (85555) 5-14-35.