Лениногорскилылар узган сайлауларда югары активлык күрсәттеләр

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

11-13 сентябрьдә Лениногорск районында берьюлы ике сайлау кампаниясе – Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узды.

Тавыш бирү процедурасы санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды.

Шәһәрдә 39 830 кеше үз гражданлык бурычын үтәде, ә бу 84,80 %, районда 14 992 кеше, бу 94,01 % тәшкил итә.

Сайлауларда катнашкан шәһәрдә яшәүче сайлаучыларның 86,36 % һәм районнан 92,89 % сайлаучы Рөстәм Миңнеханов өчен үз тавышларын бирде.

Хөрмәтле муниципаль район халкы, сайлауларда катнашуыгыз, битараф булмаганыгыз, Татарстан Республикасының, Лениногорск районының киләчәге турында кайгыртканыгыз, актив гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International