"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чаралар уздырдылар

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары бу көнне истәлекле датага багышланган чаралар үткәрделәр.

Педагог-психолог Диләрә Мортазина 8 нче урта мәктәпнең 8 «Б» сыйныф укучылары белән алкоголь куллануның нәтиҗәләре турында видео күрсәтү белән лекция үткәрде. Әңгәмә барышында балалар алкогольгә тискәре караш һәм сәламәт яшәү рәвешен сакларга теләк белдерделәр.

Шулай ук 8 нче урта мәктәп укучылары белән "Без аеклык өчен!» конкурсы оештырылды. Бу конкурста 5 нче сыйныф укучылары Халикова Самира, Гареев Рамазан, Миндияров Риназ, Сафина Әлфинә, Саримова Аделина, Сафуанова Риана эшләре аерылып торды.

Алга таба, бу көнне, шәһәр мәйданында алкогольне профилактикалау буенча буклетлар таратылды, анда алкогольнең кеше организмына зарарлы йогынтысы һәм альтернатива буларак - сәламәт яшәү рәвеше  турында сүз барды. Аек кешегә һәрвакыт үзенең физик,интеллектуаль һәм әхлакый үсешендә яңа казанышларга омтылу хас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International