6 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр, игелекле эшләр атнасы кысаларында «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары чаралар сериясен үткәрделәр.
Пенсионер һәм хезмәт ветераны-Портнова Фекла Архиповнага бару һәм ярдәм итү күркәм гадәткә әверелде.
«Логос» үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм үзәк волонтерлары - Рафаэль Алтынаев, Артем Вязцев, Илназ Миңнегулов территорияне җыештыруда һәм җир казырга булыштылар.
Балалар Фекла Архиповнага ярдәм итү бурычын санадылар, ә Диләрә Рәис кызы игелеклелек һәм «Кояшлы» пирог пешереп, ветеранга бүләк итте. Аннан соң чәй табыны артында Фекла Архиповна үзенең тормышы турында сөйләде.