11 сентябрьдән Татарстан Республикасында Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау башланды.
11 һәм 12 сентябрь алдан тавыш бирү көннәре булып санала. Алдан тавыш бирү сайлаучыларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен оештырылды.
Тавыш бирүнең беренче көнендә (11 сентябрь) Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районында сайлаучылар саны 30% тан артык тәшкил итте.
Лениногорск районында барлыгы 5953 сайлаучы тавыш бирде, бу 37, 44% тәшкил итте, Лениногорск шәһәрендә сайлаучылар саны 14494 кеше, ә бу 30,76% тәшкил итә.